2019 елның 31 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Батыревлар гаиләсен 70 яшьлек юбилее белән котладылар.
Матвей Андреевич һәм Мария Григорьевнаның 70 яшьлек гаилә берлеге - мәхәббәт, бәхет, дуслык һәм үзара аңлашу серләре белән таныштыра торган чын могҗиза. Батыревлар - хезмәт ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре. Бүгенге көндә алар кызлары Лидия һәм онык, оныкчыкларының шау-гөр килеп яшәүләренә сокланалар.
Юбилярларның исемнәре ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде. Аларга вакыйга истәлеге итеп ГХАТ Идарәсенең юбилей медале тапшырылды. Юбилярларны котларга, озак еллар буена гаилә башлыгы Матвей Андреевич хезмәт иткән, «Түбән Кама нефть химиясе» профсоюз оешмасы вәкилләре килде.