2019 елның 31 гыйнварында Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 200 бала туу турында акт теркәлде.
26 гыйнварь көнне Гыйльфанов Альберт Әлфис улы һәм Миләүшә Радик кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Тимур исеме кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың әнисенә беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.
Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!