Юбилее белән котларга Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, районның социаль яклау бүлеге начальнигы Гүзәл Минаева һәм Каенлык авыл җирлеге башлыгы Илсур Гатауллин килгән иде. Өнсә авыл клубы хезмәткәрләре, шулай ук ветераннар советы рәисе Мөршидә Нотфуллина да читтә калмады. Бүләкләр тапшырып, кунаклар Рәшидә Галәвиевнага нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.