2019 ел Россия Федерациясе Президенты Указы белән театр елы дип игълан ителде. Аның төп бурычлары илебезнең иң яхшы театр традицияләрен һәм казанышларын саклап калу һәм популярлаштыру; төрле шәһәр халкы өчен театр сәнгатенең иң яхшы үрнәкләренең үтемлелеге, театр эшен оештыруны камилләштерү һәм театр мәгарифе мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү белән бәйле.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Айдар Рамил улы Фәхретдинов һәм Гөлинә Заһир кызы Минһаҗеваның никахларын теркәү тантанасы узды.
Гөлинә-искиткеч кыз. Ул- Яр Чаллы татар драма театры актрисасы. 2018 елның җәендә Гөлинә " Сабантуй гүзәле-2018 «шәһәр конкурсының финалында катнашты. Финалга 18 яшьтән 25 яшькә кадәрге 11 кыз узды. Җиңүче таҗына Гөлинә Минһаҗева лаек булды.
Кадерле Айдар һәм Гөлинә! Бер-берегезне хөрмәт итеп, кадәриәт, саклап яшәгез. Йортыгыз тулы мәхәббәт булсын, ышаныч һәм өмет өзелмәсен! Сезгә зур бәхет, шатлык һәм уңышлар телибез!
Бәхетле булыгыз!