Чүпрәледә тыл ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2019 елның 1 феврале, җомга

     Югары Каракитә авылында яшәүче тыл ветераны Бибихасана Сирзетдин кызы Санатулловага 2019 елның 1 февралендә 90 яшь тулды .

     Шундый истәлекле дата белән аны Чүпрәле районы Советы Аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов һәм Марс авыл җирлеге башлыгы Рафыйк Җамалтдинов котлады. Эмиль Әхмәтов РФ Президенты исеменнән котлау сүзләрен һәм район башлыгы Марат Гафаровтан бүләк тапшырды.

      Юбиляр гомер буе авылда эшләгән: фермада, бригадада. 6 бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә улы Камил белән яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International