Аксубай районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренең булачак әниләр белән очрашуы

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренең чираттагы очрашуы булачак әниләр белән Аксубай үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә узды.  ГХАТ бүлегенең баш белгече тарафыннан Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре Порталы аша туу турында гариза бирү сораулары буенча хатын-кызлар кабул ителде. Үткәрелгән әңгәмә барышында электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең өстенлекләре әйтелде. Шулай ук пациентларга балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары турында аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International