Гыйнвар аенда туган гаиләләр

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 Гыйнвар – елның беренче ае яңа тормыш башлануны, яңа планнар, өметләр, уй-фикерләр һәм башлангычларның чисталыгын гәүдәләндерә. Гаилә төзү өчен дә гыйнвар ае уңышлы санала. Борынгы заманнардан алып, гыйнвар аенда туй үткәрү бәхет, муллык, күп балалык һәм гаиләдә гармонияне чагылдырган, гыйнвар аенда туган балалар ныклы сәламәтлекләре һәм чыдамлыклары белән аерылып торганнар.

 2019 елда Бөгелмә районында 27 пар үзләренең гаиләләрен булдыру өчен гыйнвар аен сайладылар. Гыйнвар аенда ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре туу турында 62 акт язуы теркәделәр. Бөгелмә районының яңа гражданнары рәтенә 26 кыз һәм 35 малай кушылды. Бөгелмәлеләр сабыйлары өчен сайлаган иң популяр исемнәр рәтендә – Артем, Кирилл, Мирон, Виктория, Софья. Гыйнвар аенда туган барлык гаиләләргә гаилә иминлеге, мәхәббәт һәм бәхет юлдаш булсын, парлар бер-берсенә булган җылы һәм назлы хисләрен озак сакласыннар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International