Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет!
2019 елның гыйнварь аенда Әлмәт шәһәрендә 205 бала дөньяга килде. Алар арасында 91 малай, 114 кыз һәм 2 игезәк балалар . Баланың минималь авырлыгы 2155 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4540 гр. Иң яшь әни - 18 яшьлек, иң өлкәне - 42 яшьтә, иң яшь әти - 20 яшьлек, ә иң өлкәненә - 54 яшь. Бу айның популяр бала исемнәре Давид, Тимур, Карина, Мәликә, Камилла, Таир, Кәрим. Сирәк исемнәр арасында Эмилия, Ляйля, Агата, Сафия, Арлан, Айдиля исемнәре булды.