Бала туу - ул һәрвакыт бәхет, ә игезәкләр туу – икеләтә бәхет. 4 февраль көнендә Буа районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә быелгы беренче пар игезәкләрне теркәделәр. Ефремов гаиләсендә туган балаларга Ярослав һәм Святослав дип исем куштылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әнигә туу турында таныклык тапшырдылар, балалар тәрбияләүдә уңышлар һәм сабырлык, ә нәниләргә ныклы сәламәтлек һәм бәхетле тормыш теләделәр.
2019 нчы елның 4 нче февралендә Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә бу елның беренче игезәкләрен теркәделәр. Ранис һәм Диана Мөхәмәтҗановлар гаиләсендә беренче, икенче сабыйлары: уллары дөньяга аваз салды. Бәхетле әти-әни улларына Рамин һәм Радмир дип исем кушты. Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шайхутдинова яшь гаиләне котлап гаилә бәхете, иминлек, тигезлек, ә сабыйларга сәламәтлек, бәхетле киләчәк теләде.
2019 елның 4 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 8-нче мәктәпнең һәм 14-нче номерлы лицейның өлкән сыйныф укучылары өчен «Гаилә нигезләре» электив курсның чираттагы дәресе узды.
2019 елның гыйнвар аенда Мамадыш ГХАТ булегендә 25 туу очрагы теркәлгән: елның 1нче ае районыбызга 14 малай һәм 11 кыз бүләк итте. Туган сабыйларның җидесе – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар булса, сигезе – икенче, җидесе – өченче, 3 бала – дүртенче һәм күбрәк булып аваз салган. Иң яшь әнигә 18, ә иң яшь әтигә 25 тулган. Иң өлкән әнигә 38, иң өлкән әтигә – 51 яшь.
2019 нчы елның 1 нче февралендә Югары Ослан муниципаль районының Куралово авыл җирлегендә 50 ел бергә гомер иткән Кузнецовлар гаиләсе Дмитрий улы Геннадий һәм Григорий кызы Таисия алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алтын туй-бу күрсәткеч һәм ир белән хатынның 50 ел гомерен гаилә мөнәсәбәтләре төзү буенча җиңел булмаган хезмәте нәтиҗәсе! Кузнецовлар лаеклы хезмәт юлын үттеләр. Алар үз балаларына хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, максатка ирешүдә максатка омтылучанлык һәм үҗәтлек тәрбияли алган ата-аналар үрнәгендә лаеклы белем алган өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бу гаиләдә һәрвакыт ата-аналар һәм балалар арасында үзара аңлашу, ярдәмчеллек һәм ихтирамлы мөнәсәбәт. Кузнецовлар гаиләсе авыл халкы арасында хөрмәткә лаек, һәм хаклы рәвештә яшь гаиләләргә үрнәк булып тора.
2019 елның 2 февралендә район башлыгы Марат Гафаров тыл хезмәтчәне, хезмәт ветеранын котлады. Олы Чынлы авылында гомер итүче Фәтхуллова Равза Кашаф кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әби-бабайларын котларга балалары, оныклары һәм туганнары да килгән иде.
Марат Гафаров юбилярга Россия Федерациясе Президенты исеменнән котлау хатын һәм шәхсән үз исеменнән бүләк тапшырды. Чәй өстәле артында иркен аралашканда Равза Кашафовна үзенең хатирәләре белән уртаклашты.
2019 елның 2 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Юнона «Булачак гаилә мәктәбе» проекты кысаларында чираттагы дәрес узды.
2019 елның 2 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре булачак парлар өчен туй инструктажы үткәрделәр.
2019 елның 1 февралендә Югары Ослан муниципаль районының Шеланга авыл җирлегендә 50 ел инде кулга кул тотынып тормыш буйлап бара торган Исмагилов гаил Габдулла улы Илдар һәм Иван кызы Татьяна алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларның барысы да бергә эшлиләр, яратып эшлиләр. Аларның гаиләсендә 50 ел элек кебек үк мәхәббәт хөкем сөрә.
Баулы район ГХАТ бүлегендә гыйнвар аенда 22 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 9- малайлар, 13- кызлар. 4 бала гаиләдә беренче булып, 12 – икенче, 4- өченче булып, 2 – дүртенче булып туды.
Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур мәгънәле исемләр кушалар. Мәсәлән, гыйнвар аенда Алан, Ансель, Богдан, Валентин, Данияр, Руслан, Таир, Кирилл, Шамсулло, Ангелина, Алиса, Алия, Дарина, Карина, Ләйсән, Милана, Полина, Эмилия, Юлия, Яна, Ясмина дигән исемнәр бирделәр