Бала туу - ул һәрвакыт бәхет, ә игезәкләр туу – икеләтә бәхет. 4 февраль көнендә Буа районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә быелгы беренче пар игезәкләрне теркәделәр. Ефремов гаиләсендә туган балаларга Ярослав һәм Святослав дип исем куштылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әнигә туу турында таныклык тапшырдылар, балалар тәрбияләүдә уңышлар һәм сабырлык, ә нәниләргә ныклы сәламәтлек һәм бәхетле тормыш теләделәр.