2019 нчы елның 4 нче февралендә Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә бу елның беренче игезәкләрен теркәделәр. Ранис һәм Диана Мөхәмәтҗановлар гаиләсендә беренче, икенче сабыйлары: уллары дөньяга аваз салды. Бәхетле әти-әни улларына Рамин һәм Радмир дип исем кушты. Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шайхутдинова яшь гаиләне котлап гаилә бәхете, иминлек, тигезлек, ә сабыйларга сәламәтлек, бәхетле киләчәк теләде.