ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

8 Март-Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан Нурлат районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге һәм Нурлат шәһәре Пенсия фонды Идарәсе хезмәткәрләре нурлатлылар Сәлахетдиновлар һәм Зялаловлар гаиләсенә тантаналы шартларда ана капиталы алуга сертификатлар тапшырдылар. Аларның гаиләләрендә туган бәбиләр - күптән көтелгән кызлар, бу хатын-кызлар көне алдыннан аеруча символик булып тора.

Иң матур  хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Баулы ГХАТ бүлегендә Эльвира һәм Альберт Гыйльмановлар, Наталия һәм Евгений Шевелевлар гаиләләренә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Хөснуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе С. Т. Мурсалимова, Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары С. У. Ушакова яшь әти-әниләрне икенче балалары туу белән котладылар.

 Халыкара хатын – кызлар көне алдыннан традиция буенча ана капиталын тапшыру тантанасына гаиләдә бала туу вакыйгасы булган яшь ата-аналар чакырылган иде.

 Исегезгә төшерәбез, «Ана капиталы» дәүләт программасы 2007 елда старт алды һәм 10 елга исәпләнеп, соңыннан программа 2021 елга кадәр озайтылды. Быел ана капиталы күләме 453 026 сум тәшкил итә. Бу акчаларны дәүләт хатын-кыз һәм аның балаларының матди хәлен яхшыртуга юнәлдерә.

 Баулы районында «Татлы пар» фотоконкурсы узды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңүне Гүзәлия һәм Ильмир Шәмсуллиннар гаиләләре яулады.

 "Татлы пар" бәйгесендә барлыгы 61 пар катнашты. Конкурста катнашучылар барсы да матурлар һәм җиңүгә лаек иделәр.

 Ирле – хатынлы Деманов Евгений Артемий улы һәм Вера Яким кызы менә инде 55 ел кулга – кул бирешеп тормыш буенча бергә атлыйлар. Алар гаиләләрен 1964 елның 7 мартында корып җибәргәннәр. Демановларның гаиләләрендә уртак узган еллары – чын байлык. Алар бер – берсен яраткан һәм хөрмәт иткән, очраган борчуларга һәм мәшәкатьләргә карамыйча, үз мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын бүгенге көнгә кадәр саклаган, чынлап та, алтын кешеләр.

Минзәлә районында яшәүче Шәмсегаян апа Миниахметовага 95 яшь. Ул 1924 елның 7 март көнендә, Минзәлә районы Гөлек авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Еллар авыр булуга да карамастан 7 сыйныф белем ала. Сугыш чорларында авылда терлек карауда эшли. Сарапул һәм Пермь якларында да эшләргә туры килә аңа. Ике бала үстерә. Тыл хезмәткәре исемен йөртә. Яшь вакыттан ук эштән курыкмый, төрле авыр эшләрдә эшли.

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2019 нче елның 7 март көнне 14 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бәйрәмне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова ачты. Бәйрәм күтәренке рухта узды.

2019 елның 7 мартында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә алтын юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. Романов Николай Петр улы һәм Валентина Алексей кызы, Трутнев Владимир Михаил улы һәм Рәисә Петр кызы. 50 ел элек алар үзләренең никахларын теркәделәр.

2019-елның 7-нче март көнендә ГХАТ идәрәсендә гадәттәгечә үткәрелә торган «Май чабу» бәйрәменә яшь парлар да кушылды. Биредә булган һәр кияү белән кәләш зур теләк белән коймаклар пешереп, бер-берсен сыйладылар.


6
март, 2019 ел
чәршәмбе

         2019 елның 6 март көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бинасында “Халыкара хатын-кызлар” көненә багышланган бәйрәм кичәсе уздырылды. Бу кичәгә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган унбер ишле гаилә чакырылды. 8 март бәйрәме Россиядә билгеләп үтелә торган дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне без әниләрне, әбиләрне, сеңелләребезне һәм гомумән, барлык хатын-кызларны котлыйбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International