«Татлы пар» фотоконкурсында җиңүчеләр

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

 Баулы районында «Татлы пар» фотоконкурсы узды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңүне Гүзәлия һәм Ильмир Шәмсуллиннар гаиләләре яулады.

 "Татлы пар" бәйгесендә барлыгы 61 пар катнашты. Конкурста катнашучылар барсы да матурлар һәм җиңүгә лаек иделәр.

Җиңүчеләр сөйләгәнчә, фотоконкурска алар үзләренең туй фотографиясен җибәрергә карар иткән. Бу искиткеч парның мәхәббәте өч ел элек башланган. Ютазы егете Илмир социаль челтәрләрдә матур кыз фотосы астында "лайк» урнаштырган, ә Гүзәлия аңа «Син кем?» дип язып җибәргән. Ә узган елның көзендә инде яшьләр туй үткәргәннәр. Гүзәлия быел медколледжда укуын тәмамлый, ә Илмир транспорт оешмасында хезмәт куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International