Яшь парлар арасында язылышу тантанасын үзенчәлекле көндә үткәрү зур популярлык белән куллана.
7 март көнне Апас район мәдәният йортында 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан узган тантанада “Ана даны“ медальләре тапшырылды. Медаль – күп балалы үрнәк хатын-кызның горурлыгы. Әлеге медальләргә Тутай авылыннан Гөлназ Гыйсмәтуллина һәм Иске Йомралыдан Алия Мостафина лаек булдылар. Олы бүләкне Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов тапшырды.
2019 нчы елның 7 мартында Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында икенче һәм өченче балалары туган 10 гаиләгә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бәйрәмдә сабыйлар туган гаиләләргә якты киләчәк, кайгы-хәсрәтсез көннәр теләп котлау сүзләре әйтелде, бәхетле әти-әниләрне киләчәк бәйрәм белән Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Василий улы Максимов котлады.
Бала туу гомер-гомергә тормышта иң зур шатлык булган шул. Март кояшы җирне җылы нурлары белән юмарт коендырган бер көндә без Бибай Чаллысына, әнә шундый сөенеч белән тулы Самат һәм Гөлия Шәйдуллиннар өенә юл тоттык. Бу гаиләне уникаль дисәң дә була, яшь әни – 24 яшьлек Гөлия күптән түгел бишенче баласын тапты! Бәби туе белән котлап, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина һәм авыл җирлеге башлыгы Муса Исхаков бүләкләр белән дә килгәннәр иде. Самат белән Гөлиягә барыбыз да ихластан балаларын исән-имин үстерүләрен, әле тагын да артуларын теләдек. Мондый ишле, эшчән, матур гаиләләр күбрәк булган саен, илебез дә куәтлерәк, ныграк буласы бит.
2019 елның 7 март көнендә ТР Лениногорск шәһәренең ГХАТ бинасында 6 гаиләгә ана (гаилә) капиталы исемендәге дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы уздырылды. Тантанада Лениногорск шәһәренең муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесенең вазиваларын башкаручы Ялаков Ринат Наил улы, Лениногорск районы һәм шәһәренең РФ Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Исламова Айгөл Әхмәтислам кызы һәм Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигаләмова Елена Яков кызы катнашты.
Традиция буенча, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 13 кызга тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды. Россиянең яшь гражданнары үзләренең беренче мөһим тормыш документларын Азнакай районы район Советы Аппараты җитәкчесе Хәлиуллин Айдар һәм Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бүлеге начальнигы Газизова Эльвира кулыннан алдылар. Тантаналы чарада әти-әниләр, әбиләр һәм бабайлар катнашты. Алар да яшьләргә җылы тәбрикләү сузләрен җиткерделәр.
Базарлы Матакта яшәүче Рафаэль һәм Зөлфия Ибәтуллиннар менә 50 ел инде иңгә-иң куеп, райондашларга үрнәк булып гомер итәләр. Аларның икесе дә Әлки ягында мәгълүм, уңган-булдыклы кешеләр. Рафаэль Cәмигулла улы гомерен авыл хуҗалыгына багышлады, совет чорында иң алдынгы җитәкчеләрнең берсе булды. Ә аннары озак еллар “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятендә эшләде. Зөлфия ханымны да әлкилеләр әйбәт белә. Ул банк системасында уңышлы эшләде, акыллы, сабыр, итәгатьле буларак абруй казанды.
Ана булу-хатын-кызның табигать биргән иң кыйммәтле бүләк. Чөнки тормышта бер генә тапкыр булса да ана булу бәхете елмайса да, аның йөрәге балаларга карата мәхәббәт һәм наз белән тулы булып калачак.
8 Март алдыннан хатын - кызларны ГХАТ бүлегендә җыеп, барлык әниләргә хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен белдерәбез.
Россия Пенсия фондының Казан шәһәре Киров районы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Дьяченко Олеся Викторовна ата-аналарны гаилә тулылануы белән котлады һәм һәр әнигә ана сертификаты тапшырды, шулай ук «балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» гы Федераль закон нигезендә ана капиталы гаиләнең торак шартларын яхшыртуга, балаларның белем алуга яки әниләрнең пенсия тупланмаларына сарыф ителергә мөмкин, дип сөйләде.
2019 елның 6 мартында Бөгелмә районының Суык Чишмә авылында Гөлсинә Сәлах һәм кызы Динис Әхмәт улы Зәйнуллиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Ярты гасыр элек ир белән хатынның ихлас мәхәббәте, үзара аңлашуы һәм бер-берсенә хөрмәте нәтиҗәсендә төзелгән гаилә балалар һәм оныклар өчен ныклы, ышанычлы нигез була. Зәйнуллиннар гаиләсе хәзерге гаиләләргә үрнәк булырлык. Динис Әхмәт улы һәм Гөлсинә Сәлах кызы клубта биюләр вакытында танышалар. Динис Әхмәт улы озакламый Гөлсинәгә тәкъдим ясый. Гаилә башлыгы хезмәт юлын колхозда тракторчы буларак башлый, соңрак «Баулынефть» нефть һәм газ идарәсендә оператор булып эшли. Гөлсинә Сәлах кызы сыер савучы булып көч куя. Алар үзләренең хис-тойгыларын гомер буена саклап киләләр.
Рубин туй-гаилә тормышының барлык кыенлыкларына һәм язмышның борылуына карамастан, чын мәхәббәт бәйрәме.
Юбилярлар бергә бәхетле гомер кичерделәр һәм лаеклы кешеләр итеп 3 бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер аларга оныкларын тәрбияләргә булышалар.