Ана булу-хатын-кызның табигать биргән иң кыйммәтле бүләк. Чөнки тормышта бер генә тапкыр булса да ана булу бәхете елмайса да, аның йөрәге балаларга карата мәхәббәт һәм наз белән тулы булып калачак.
8 Март алдыннан хатын - кызларны ГХАТ бүлегендә җыеп, барлык әниләргә хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен белдерәбез.
Россия Пенсия фондының Казан шәһәре Киров районы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Дьяченко Олеся Викторовна ата-аналарны гаилә тулылануы белән котлады һәм һәр әнигә ана сертификаты тапшырды, шулай ук «балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» гы Федераль закон нигезендә ана капиталы гаиләнең торак шартларын яхшыртуга, балаларның белем алуга яки әниләрнең пенсия тупланмаларына сарыф ителергә мөмкин, дип сөйләде.
ГХАТ бүлеге һәм Пенсия фонды хезмәткәрләре әти-әниләрне чын күңелдән әлеге исем белән котладылар, аларга балалары: әти-әни исеме белән бүләк иттеләр.
Барлык балалар да ныклы, сәламәт һәм бәхетле булып үссеннәр!