Иң матур хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Баулы ГХАТ бүлегендә Эльвира һәм Альберт Гыйльмановлар, Наталия һәм Евгений Шевелевлар гаиләләренә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Хөснуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе С. Т. Мурсалимова, Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары С. У. Ушакова яшь әти-әниләрне икенче балалары туу белән котладылар.
Шул ук көнне ГХАТ бүлегендә Марсель һәм Аделина Галимовларның, Денис һәм Анна Шакурның бәхетле гаиләләрендә беренче бала туу теркәлде.
Кадерле әниләр! Без сезне чын күңелдән яз, мәхәббәт һәм матурлык бәйрәме белән котлыйбыз һәм сезнең балаларыгыз сәламәт, акыллы һәм бәхетле булып үсәр, ә сез барыгыз бергә бәхетле гаилә булып калырсыз дип ышанабыз!