Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

 Ирле – хатынлы Деманов Евгений Артемий улы һәм Вера Яким кызы менә инде 55 ел кулга – кул бирешеп тормыш буенча бергә атлыйлар. Алар гаиләләрен 1964 елның 7 мартында корып җибәргәннәр. Демановларның гаиләләрендә уртак узган еллары – чын байлык. Алар бер – берсен яраткан һәм хөрмәт иткән, очраган борчуларга һәм мәшәкатьләргә карамыйча, үз мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын бүгенге көнгә кадәр саклаган, чынлап та, алтын кешеләр.

 Уртак тормышларының 55 еллыгы уңаеннан Демановларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, анда алар үз имзаларын куйдылар. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International