6 мартта Апас муниципаль районы ГХАТ бүлегендә кабат әти-әни булу бәхетен татыган 7 гаиләгә тантаналы шартларда Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан узучы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район Пенсия Фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов, ЗАГС бүлеге мөдире Розалия Насыйбуллина катнашып, изге теләкләрен юлладылар. Ана капиталына ия булган әниләргә яшь гаиләләр тарафыннан әзерләнгән йомшак уенчыклар һәм яз чәчәкләре бүләк ителде.
2019 елның 6 март көнне Зәй районы һәм шәһәре хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә Ахмадалиевлар гаиләсенә тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшырылды. Искәндәр һәм Фарзона Ахмадалиевларның дүртенче балалары – Әхмәд туган. Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгече Гөлшат Кашапова бәхетле әти-әниләрне шатлыклы вакыйга бәлән котлап балаларының беренче документларын тапшырды, сабыйларының тәүфыйклы һәм сәламәт булып үсүләрен теләде.
2019 нчы елның 6 нчы мартында «Чистай хәбәрләре» газетасы журналистлары һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Д. Н. тарафыннан үткәрелгән сораштыру буенча, бүлек эшенең узган ел нәтиҗәләре һәм киләсе елга демографик фаразлар турында мәкалә бастырылды.
06 нче мартта Никахлашу сараенда тантаналы рәвештә алты гаиләгә ана (гаилә) капиталына сертификат тапшырылды.
Алар “Чистай шәһәре” Пенсия фонды җитәкчесе Надежда Сергеевнадан котлау сүзләрен кабул иттеләр. Надежда Сергеевна яшь әниләргә әлеге кыйммәтле документны тапшырды. ЗАГС бүлекчәсе җитәкчесе Динара Җәләлова Чистай районынын яшь гаиләләрен кызлары һәм уллары туу уңае белән котлады.
Алты гаиләдә дә үз капиталы белән икенче бала дөньяга килде.
6 март көнне 9 гаилә бәхетле булдылар. Яшь әниләр үзләренең балалары һәм хатыннары белән бергә тантанага Казан шәһәре Вахитов районы буенча РФ Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Флида Арсланова кулыннан документлар алу өчен килделәр. Бәйрәмдә әниләрне бизнес үсеше бүлеге җитәкчесе Римма Мусина һәм офис җитәкчесе Рамил Әбелханова катнашында Автоградбанк вәкилләре котлады. Лилия Хәмидуллина музыкаль номерлар белән чыгыш ясады. Тантана җылы һәм бәйрәм атмосферасында узды.
6 мартта район ЗАГС бүлегенең Никахлашу залында икенче балалары туган өч гаиләгә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды. 8 Март бәйрәме алдыннан махсус шулай оештырылган диярсең: “капитал белән туган” бәбиләрнең өчесе дә кызлар. Юхмачы авылында яшәүче Рәфис һәм Рәмзия Ганиуллиннарның икенче кызлары Ясминәгә бүген 7 ай тулган. Чуаш Кичүеннән Ринас һәм Люция Мусиннарның икенче кызлары Самирә һәм Базарлы Матактан Раил белән Алсинә Галимовларның икенче кызлары Риана исә ике айлыклар.
2019 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 2019 ел башыннан алып, туу турында 150нче юбилей акт язуы теркәлде. Аның бәхетле иясе – Роман исемле малай. Ольга Владимировна һәм Александр Анатольевич Любимовлар гаиләсендә Рома – икенче бала. Латин теленнән тәрҗемә иткәндә Роман ирекле һәм көчле рухлы кеше дигән мәгънәгә ия. Бу исемнең мәгънәсендә характерның күп төрле сыйфатлары чагыла: кызыксынучанлык, әдәплелек, ихласлылык, хезмәт сөючәнлек һәм иҗади сәләт.
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы ГХАТ булеге Май Чабу атнасында килүчеләрне гаҗәпләндерергә, сөендерергә тырыштылар. 6 мартта барлык кеше тәмле беленнәр белән сыйландылар, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәркемне кыш бетү белән котладылар һәм аларның тормышларының түгәрәк, гаиләләрендә һәрчак тынычлык, изгелек булуын, гаилә остәлләрендәге хуш исле кызарып пешкән беленнәрнен муллык һәм яхшы тормыш билгесе булып торуын теләделәр.
2019 елның 6 март көнендә Балтач районы ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә 14 яше тулган 10 укучыга паспорт тапшырылды. Бу көн аларның тормышында бик истәлекле һәм дулкынландыргыч булып исләрендә калачак. Әлеге чарада Балтач районы буенча миграция сораулары буенча бүлек җитәкчесе Рамиль Хафизов котлады, матур теләкләрен җиткерде.Район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин яшьләрне илебезнең лаеклы гражданнары булырга һәм горурланып яшәргә өндәде.
2019 елның 6 мартында Яр Чаллы шәһәренең “Энергентик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 61 Чаллы гаиләсе алды.
Ата-аналарны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм ПФ идарәсе җитәкчесенең урынбасары Т.И.Мулькаманова котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр.