6 мартта район ЗАГС бүлегенең Никахлашу залында икенче балалары туган өч гаиләгә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды. 8 Март бәйрәме алдыннан махсус шулай оештырылган диярсең: “капитал белән туган” бәбиләрнең өчесе дә кызлар. Юхмачы авылында яшәүче Рәфис һәм Рәмзия Ганиуллиннарның икенче кызлары Ясминәгә бүген 7 ай тулган. Чуаш Кичүеннән Ринас һәм Люция Мусиннарның икенче кызлары Самирә һәм Базарлы Матактан Раил белән Алсинә Галимовларның икенче кызлары Риана исә ике айлыклар.
Тантанага килгән гаиләләрне икенче сабыйлары туу һәм гаилә капиталына ия булу белән район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина котлады. Аннан соң Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов гаиләләргә ана капиталы сертификатлары тапшырды. “Капитал” ияләрен тәбрикләп, ул бу средстволарны торак шартларын яхшырту максатында, балаларның укуына һәм әниләрнең пенсиясен арттыруга файдаланып булуын искәртте. Бүген сертификат алган гаиләләр капиталны нигездә торак сатып алу өчен файдаланырга ниятлиләр икән. Алар бу нисбәттән Рәис Галләмовка бик күп сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Ул исә һәркайсына тәфсилләп җавап бирде.
ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина гаиләләрнең һәркайсына бүләкләр тапшырды. Аларның абый, апа булган беренче сабыйлары да күчтәнәчсез калмады.