2019 нчы елның 6 нчы мартында «Чистай хәбәрләре» газетасы журналистлары һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Д. Н. тарафыннан үткәрелгән сораштыру буенча, бүлек эшенең узган ел нәтиҗәләре һәм киләсе елга демографик фаразлар турында мәкалә бастырылды.
Демографик фаразлар буенча, хәзер 90 нчы елларда (туучылар саны кискен кимегән чорда) дөньяга килгән ата-аналарның аз санлы буыны якынаюга бәйле рәвештә, балалар да азрак булырга мөмкин, дип билгеләп үтелде. Шуңа күрә ситуацияне 2-3 балалы гаиләләр саклап калырга ярдәм итә алачак. Нәкъ менә шундый яшь гаиләләрне пропагандаларга һәм һәрьяклап ярдәм итәргә кирәк. Район халкына үзләренең сәламәтлекләренә һәм якыннарының сәламәтлегенә игътибарлырак булырга, даими рәвештә профилактик медицина тикшерүләрен үтәргә кирәк.
2019 нчы елга ЗАГС бүлеге үз өстенә демографик күрсәткечләрне яхшырту, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм пропагандалау кебек өстенлекле бурычлар куя.