2019 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 2019 ел башыннан алып, туу турында 150нче юбилей акт язуы теркәлде. Аның бәхетле иясе – Роман исемле малай. Ольга Владимировна һәм Александр Анатольевич Любимовлар гаиләсендә Рома – икенче бала. Латин теленнән тәрҗемә иткәндә Роман ирекле һәм көчле рухлы кеше дигән мәгънәгә ия. Бу исемнең мәгънәсендә характерның күп төрле сыйфатлары чагыла: кызыксынучанлык, әдәплелек, ихласлылык, хезмәт сөючәнлек һәм иҗади сәләт.
Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге белгечләре Романга һәм аның әти- әнисенә ныклы сәламәтлек һәм бәхетле киләчәк теләделәр, беренче документ – туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.