Минзәлә районында яшәүче Шәмсегаян апа Миниахметовага 95 яшь

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Минзәлә районында яшәүче Шәмсегаян апа Миниахметовага 95 яшь. Ул 1924 елның 7 март көнендә, Минзәлә районы Гөлек авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Еллар авыр булуга да карамастан 7 сыйныф белем ала. Сугыш чорларында авылда терлек карауда эшли. Сарапул һәм Пермь якларында да эшләргә туры килә аңа. Ике бала үстерә. Тыл хезмәткәре исемен йөртә. Яшь вакыттан ук эштән курыкмый, төрле авыр эшләрдә эшли. Тырышлыклары өчен ул күп мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә Шәмсегаян апа Минзәлә шәһәрендә урнашкан картлар йортында тәрбияләнә. Шушы юбилей уңаеннан шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева һәм ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова аны кайнар котлап, Россия Президенты В.В.Путин исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International