Лениногорск муниципаль районыныда Халыкара хатын-кызлар көне

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

         2019 елның 6 март көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бинасында “Халыкара хатын-кызлар” көненә багышланган бәйрәм кичәсе уздырылды. Бу кичәгә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган унбер ишле гаилә чакырылды. 8 март бәйрәме Россиядә билгеләп үтелә торган дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне без әниләрне, әбиләрне, сеңелләребезне һәм гомумән, барлык хатын-кызларны котлыйбыз.

          Кичәгә килгән әниләрне Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гөлфирә Мәҗит кызы Рәфыйкова чын күңелдән котлады. 1 нче номерлы ТОС рәисе Миннигаләмов Ринат Рәис улы әниләрне котлап аларга истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Шулай ук НГДУ “Лениногорскнефть” җитәкчесе Нурмөхәммәтов Рафаил Сәит улын һәм ЗАО “Охтин-Ойл” директоры Хөснетдинов Рөстәм Наил улын бәйрәмне үткәрүгә зур ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтен белдерде.

         Бәйрәмне тәмамлап ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигаләмова Елена Яков кызы: “8 март көне – ул елның иң якты һәм җылы бәйрәмнәреннән берсе, яз башы, табигатьнең уянуы, беренче җылылык. Кадерле әниләр, бу җылылык сезнең гаиләләрегездә һәм күлләрегездә калсын, ә табигатьнең матурлыгы сезне илһамландырып торсын. Бәйрәм белән барыгызны да!”, -  диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International