8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан тантаналы рәвештә ана капиталына сертификатлар тапшырылды

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

8 Март-Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан Нурлат районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге һәм Нурлат шәһәре Пенсия фонды Идарәсе хезмәткәрләре нурлатлылар Сәлахетдиновлар һәм Зялаловлар гаиләсенә тантаналы шартларда ана капиталы алуга сертификатлар тапшырдылар. Аларның гаиләләрендә туган бәбиләр - күптән көтелгән кызлар, бу хатын-кызлар көне алдыннан аеруча символик булып тора.

Беренче сертификат бирелгәннән соң инде 12 ел узды, программа эшли башлаганнан бирле Нурлат районында 4148 сертификат бирелде. 3646 гаилә аның акчасыннан тулысынча, 502 гаилә өлешчә файдаланган. 2019 елда программадан файдаланучы әниләрнең иң яшенә-25, иң олысына-42 яшь тулды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International