Идел буе районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Халыкара хатын – кызлар көне алдыннан традиция буенча ана капиталын тапшыру тантанасына гаиләдә бала туу вакыйгасы булган яшь ата-аналар чакырылган иде.

 Исегезгә төшерәбез, «Ана капиталы» дәүләт программасы 2007 елда старт алды һәм 10 елга исәпләнеп, соңыннан программа 2021 елга кадәр озайтылды. Быел ана капиталы күләме 453 026 сум тәшкил итә. Бу акчаларны дәүләт хатын-кыз һәм аның балаларының матди хәлен яхшыртуга юнәлдерә.

 Ана капиталы сертификатларын дәрәҗәле кунаклар - халыкара мәктәп генераль директоры, Казан шәһәре Думасы депутаты Нияз Мансур улы Гафиатуллин һәм Татарстан Республикасы Идел буе районы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Жанна Александровна Толстова тапшырдылар. Котлауларга шулай ук Казанның Идел буе районындагы «Бердәм Россия» җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Татьяна Владимировна Андреева һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Вера Васильевна Потапова да кушылды. Барлык гаиләләргә дә Татарстан Республикасы Президенты Котлау хаты һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

 Ә аннары «Татарстанның күп балалы гаиләләре» республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары Наталья Бурмагина кунакларны үз куллары белән чәчәкләр ясау буенча мастер-класста катнашырга чакырды.

 ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре барысын да якынлашып килүче 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәләр! Сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International