2020 елның 9 гыйнварында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә исем кушу бәйрәме үткәрелде. Тантаналы шартларда Рәмис һәм Алсу Газизовлар 2020 елның 1 гыйнварында Казан шәһәрендә туган кызлары Раминаның туу турындагы актына кул куйдылар.
Айрат – Алина һәм Руслан Гатиннарның җиденче шатлыгы! Кечкенә энеләрен алырга апа-абыйлары да килгән. «Тизрәк күрәсе, сөясе килә, әнине дә бик сагындак», – ди алар.
Бүген Зәй бала тудыру йортыннан 2020 елның беренче баланы тантаналы төстә өенә озаттылар. Татарстан АССРның юбилее елында беренче булып Мария Денисовна туды, ул 2020 елның 4 гыйнварында дөньяга килде. Денис Игоревич һәм Ирина Николаевна өчен Мария гаиләдә беренче бала.
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, «Нык гаилә» партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2020 елның 9 гыйнварында Чистай никахлашу сараенда «алтын юбилярлар» – Владимир Федорович һәм Татьяна Алексеевна Шведчиковлар котлаулар кабул иттеләр.
Беренче гаилә документы – никахлашу турында таныклыкны Шальновлар гаиләсе алды. Булачак парлар 2020 нче елда Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителгән беренче никахлары булуга гаҗәпләнде. Бу уңайдан Алексей һәм Ирина Шальновларга татлы милли бүләк: лалә чәчәге һәм яфрагы сурәтләнгән чәк-чәк тапшырылды.
8 гыйнвар көнне Лениногорск бала тудыру йортыннан 2020 елда беренче булып туган сабыйны өйенә озату тантанасы уздырылды. Татарстан АССР оешуның 100 еллыгында Әминә Минәхмәтова Лениногорск шәһәрендә беренче булып, 2020 елның 3 гыйнварында дөньяга килгән. Әминә Альбина белән Денис Минәхмәтовлар гаиләсендә икенче бала.
Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре узып баручы 2019 елга йомгак ясадылар. 2019 ел башыннан Лениногорск районында барлыгы 679 сабый тууы теркәлгән. Аларның 336е-кыз һәм 343е-ир бала, шул исәптән 5се-игезәкләр.
Алексеевск муниципаль районы башлыгыннан Чистай район шифаханәсендә беренче гыйнварда туган беренче бала Андреев Игнатка бүләк тапшырылды.
2020 елның 6 январенда Әгерҗе бала тудыру йортында беренче сабый дөньяга килде. Бу сабый гади гражданин гына түгел, районыбыз, хәтта республикабыз тарихының бер өлеше хәзер.
Ул 1 гыйнвар көнне 11 сәгать37 минутта Тәтеш бала тудыру йортында дөньяга килде. Буе 52 см, авырлыгы 3килограмм 550 грамм.