2020 нче елның 18 нче февралендә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Чара 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ай саен укучылар һәм студентлар өчен экскурсия-лекцияләр уза. Алар балаларда гражданлык, патриотик хисләр тәрбиялиләр. 2020 елның 18 февраленда Тантаналар сараеның әйдәп баручы белгече Анастасия Хаметшина 42 нче урта гомуми белем мәктәбе 7 нче сыйныф укучылары өчен экскурсия-лекция үткәрде.
Баулы районы ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган сигез яшь егет һәм кызга Россия Федерациясе гражданы паспорты тапшырылды. Яшь гражданнарны тормышындагы мөһим вакыйга белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районында эш сәфәре барышында Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә булды, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары ирле-хатынлы Сәмигуллиннар белән очрашты. Каим Сәмигулла улы Сәмигуллин 1943 елда армиягә алынган.
Арча шәһәренең Плодосовхоз авыл клубында юбилярлар көненә багышланган «Пар канатлар» дигән чара узды. Юбилярларны котларга балалары, оныклары, туганнары, хезмәттәшләре, күршеләре, шулай ук мактаулы кунаклар килде.
2020 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Сретение балы узды. Бу – Лениногорск шәһәренең Изге Троица храмы руханилары тарафыннан ел саен үткәрелә торган традицион чара, ул бу юлы Лениногорск, Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләренең якшәмбе мәктәпләре укучыларын җыйды.
Уртак тормыш юбилярларын хөрмәтләү Азнакай җирендә күркәм традициягә әверелде. Бу юлы да Фоат Галим улы һәм Розалия Канәгатовна Галиевлар - «алтын» гаилә пары балалары, туганнары һәм якыннары белән җыелды.
2020 нче елның 14 февралендә безнең илдә һәм бөтен дөньяда иң матур хис - мәхәббәт көненә багышланган искиткеч бәйрәм – «Изге Вәли Көне» билгеләп үтелде. Нәкъ менә мәхәббәт бер-береңә иң якын булган ике йөрәкне берләштерә. Мәхәббәт – гаҗәеп хис һәм аны кичергән кеше бәхетле, чөнки тормышта иң көчле хис-тойгыларны мәхәббәт бүләк итә.
Әхсән Вәли улы һәм Гүзәл Хөсәен кызы Шәйхуловлар гаиләсен алтын юбилейлары белән Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов котлады. Азнакай районында туып усеп, томыш корып, гомерләрен туган районнарында хезмәт итүгә багышлаган бу гаиләне әлеге күркәм юбилее белән котларга элеккеге хезмәттәшләре, туганнары һәм якыннары килгән иде.
Азнакай бала тудыру йортында истәлекле вакыйга. Тантаналы шартларда Гәрәев Булат Айрат улының чыгарылышы булды. Булат 2020 елның 14 февралендә Гашыйклар көнендә Айрат Индус улы Һәм Наилә Дамир кызы Гәрәевлар гаиләсендә өч кыздан соң дүртенче булып туган.