Әхсән Вәли улы һәм Гүзәл Хөсәен кызы Шәйхуловлар гаиләсен алтын юбилейлары белән Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов котлады. Азнакай районында туып усеп, томыш корып, гомерләрен туган районнарында хезмәт итүгә багышлаган бу гаиләне әлеге күркәм юбилее белән котларга элеккеге хезмәттәшләре, туганнары һәм якыннары килгән иде.
Әхсән ага белән Гүзәл ханым Бөек Ватан сугышының авыр елларында туган. Бу тату гаилә үзара аңлашу һәм бер-береңә хөрмәт итүнең кадерен белеп яши. Алар лаеклы ул тәрбияләп үстергәннәр, ул әтисе юлыннан киткән – «Татнефть» тә эшли, ә кызы әнисе юлыннан Азнакай РҮХдә шәфкать туташы булып эшли. Тантана сәбәпчеләре бу бәйрәмдә катнашучы туганнары һәм якыннары исеменнән дә котлаулар кабул иттеләр. Чараның иң дулкынландыргыч мизгеле-Әхсән абыйның хатынына үз куллары белән эшләнгән «50 ел» диеп язылган зур роза чәчәге бәйләме тапшыруы булд.