Юбилярларны хөрмәтләү

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Арча шәһәренең Плодосовхоз авыл клубында юбилярлар көненә багышланган «Пар канатлар» дигән чара узды. Юбилярларны котларга балалары, оныклары, туганнары, хезмәттәшләре, күршеләре, шулай ук мактаулы кунаклар килде.

Арча муниципаль районы хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А. М чәчәкләр, ГХАТ бүлегенең символик бүләген – сәгатьләр тапшырды, һәм юбилярларга сәламәтлек, иминлек, бәхет теләде. «Арча шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Баһаутдинов Р.Р. юбилярларны котлап бүләкләр тапшырды. Юбилярлар ГХАТ бүлегенең Дан китабына кул куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International