Яшел Үзән шәһәре ГХАТ бүлегендә яшь парларны «Гашыйклар көне» белән котладылар

2020 елның 16 феврале, якшәмбе

2020 нче елның 14 февралендә безнең илдә һәм бөтен дөньяда иң матур хис - мәхәббәт көненә багышланган искиткеч бәйрәм – «Изге Вәли Көне» билгеләп үтелде. Нәкъ менә мәхәббәт бер-береңә иң якын булган ике йөрәкне берләштерә. Мәхәббәт – гаҗәеп хис һәм аны кичергән кеше бәхетле, чөнки тормышта иң көчле хис-тойгыларны мәхәббәт бүләк итә.

«Гашыйклар көне» Яшел Үзәннең алты пары өчен дә үзенчәлекле булды, алар бу көнне бер-берсенә «минем ирем», «минем хатыным» дип беренче тапкыр гаилә берлеге төзегәннәр.

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре, бәйрәм традициясен бозмыйча, яшь парларга йөрәк формасындагы пирожное бүләк иттеләр, аларга татлы гаилә тормышы теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International