Укучылар өчен экскурсия

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ай саен укучылар һәм студентлар өчен экскурсия-лекцияләр уза. Алар балаларда гражданлык, патриотик хисләр тәрбиялиләр. 2020 елның 18 февраленда Тантаналар сараеның әйдәп баручы белгече Анастасия Хаметшина 42 нче урта гомуми белем мәктәбе 7 нче сыйныф укучылары өчен экскурсия-лекция үткәрде.

Укучыларны Тантаналар сарае бинасы буенча уздырдылар, дәүләт бүләкләрен тапшыру, ярәшү, исем кушу, юбилей туйлар бәйрәмнәре турында сөйләделәр, ГХАТ идарәсе эшчәклеге турында белешмәләр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International