Уртак тормыш юбилярларын хөрмәтләү Азнакай җирендә күркәм традициягә әверелде. Бу юлы да Фоат Галим улы һәм Розалия Канәгатовна Галиевлар - «алтын» гаилә пары балалары, туганнары һәм якыннары белән җыелды.
Бүгенге көнгә кадәр мәхәббәтне иң кыйммәтле хәзинә буларак саклый алган бу искиткеч гаилә ике ул тәрбияләп үстергән, хәзерге вакытта 4 оныкның бәхетле бабасы һәм әбисе булып тора.
Фоат Галим улы белән Розалия Канагат кызын ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элфинур Хәйретдинова котлады, аларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе исеменнән Котлау хаты тапшырды. Тантана сәбәпчеләре бу бәйрәмдә катнашучыларның туганнары һәм якыннары исеменнән дә котлаулар кабул иттеләр. Азнакай районы юбилярларының мактау китабына кул кую алар өчен иң дулкынландыргыч мизгел булды.