БАУЛЫДА ТАНТАНАЛЫ ШАРТЛАРДА ПАСПОРТЛАР ТАПШЫРЫЛДЫ

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Баулы районы ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган сигез яшь егет һәм кызга Россия Федерациясе гражданы паспорты тапшырылды.

Яшь гражданнарны тормышындагы мөһим вакыйга белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин котлады. Ул яшьләргә Россия гражданины исемен намус белән йөртүләрен, Ватаныбызның патриотлары булуларын теләде һәм тантаналы рәвештә паспортлар тапшырды.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты котлауларына район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мурсалимова да кушылды. Балаларны «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» нең Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Артур Гәрәев котлады һәм яшь баулыларга истәлекле бүләкләр – Россия флагы рәсеме төшерелгән паспортка махсус тышлыклар тапшырды. Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International