Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннары Сәмигуллиннар гаиләсен хөрмәтләү

17 февраль 2020 ел., дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районында эш сәфәре барышында Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә булды, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары ирле-хатынлы Сәмигуллиннар белән очрашты. Каим Сәмигулла улы Сәмигуллин 1943 елда армиягә алынган. Орел-Курск дугасы сугышларында катнашкан, аннары Брянск өчен сугышларда каты яраланган һәм аягын югалткан. Быел гыйнвар аенда Каим Сәмигуллинга 95 яшь тулган. Хатыны Мәрьям Хәсәнҗан кызы Сәмигуллина – тыл хезмәтчәне. 73 ел бергә яшәүләре чорында Сәмигуллиннар 6 бала үстергәннәр.

Рөстәм Миңнеханов ветераннарга «1941 - 1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы» медальләрен тапшырды. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Сәмигуллиннарга ТАССР төзелүнең 100 еллыгына истәлек тамгалары бүләк итте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International