2020 нче елның 18 нче февралендә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Чара 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.
Традиция буенча тантана Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән ачылды. 14 яше тулган ун егет беренче паспортларын алды. ГХАТ идарәсе белгечләре балалар өчен Бөек Ватан сугышына багышланган кызыклы викторина әзерләделәр. Музыкаль номерларны балалар сәнгать мәктәбе, «Хыял» балалар хор мәктәбе һәм «Яз гөлем»укытучылар вокаль ансамбле тәкъдим итте.
Бәйрәм чарасының хөрмәтле кунагы – Түбән Кама муниципаль районы мәгариф системасы ветераннары Советы Рәисе Шакиров Равис Мөҗәһит улы өлкән буын вәкилләренә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул балаларга илебезнең героик үткәнен истә тотарга һәм ветераннар хәтеренә лаеклы булырга теләде. Залда шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераннары да бар иде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы, полиция майоры Галина Баһаветдинова яшьләрне аларның тормышларындагы мөһим вакыйга белән котлады, Туган Ил тарихын белүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм зал алкышларына паспортлар тапшырды.