ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә матур дата 20.02.2020 елда яңа туган бала һәм никах теркәлде.

Туйга әзерләнгәндә иң беренче мәсьәлә – датаны сайлау. Әлбәттә, күп кенә парлар аны елның тиешле вакытына һәм уңайлы көнгә таянып сайлыйлар, әмма кайберләре никах теркәү турында таныклыкта «матур дата» торуын тели.

2020 нче елның ферваль ае парлы даталарга бай ай. 2020 нче елның 20 февралендә  Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә ике парның законлы никахы теркәлде.

Бүген, 2020 елның 20 февралендә «көзге дата» да Әгерҗедә өч гаилә пары никахларын законлы рәвештә теркәделәр. Яңа өйләнешүчеләр бу «матур» дата аларга бәхет китерәчәк, дип саный.

Тэги: ТАССРга 100 ел

20 февраль көнне, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Бөгелмә районы ГХАТ бүлегендә яшь бөгелмәлеләргә Россия Федерациясе гражданины паспортын тапшыру тантанасы булды. Чарада шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары, шулай ук ата-аналар катнашты. Чарада катнашучылар игътибарына гражданлык-патриотик юнәлештәге сорауларга җавап бирергә кирәк булган викторина тәкъдим ителде.

Биектау районы ГХАТ бүлегендә 2020 нче елның беренче игезәкләрен теркәделәр.  2020 елның 20 февралендә Гараевлар Динар һәм Гүзәл гаиләсендә кызлар туды. Нәниләргә матур исемнәр Камелия һәм Амелия дип куштылар, алар гаиләдә икенче һәм өченче бала булып тудылар.  Кызларны тәрбияләүдә әти-әниләренә 6 яшьлек олы уллары Әмир ярдәм итәчәк.

         2020 елның 20 февралендә, матур туй көнендә, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 17 пар язылышкан. 

2020 елның 20 февралендә, Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу елында Түбән Камада 100-нче парны теркәделәр.


19
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

ГХАТ бүлеге белгече ата-аналарга һәр яңа туган баланың исеменең әһәмияте һәм аның килеп чыгышы турында сөйләде.

Кайбыч районыннан Фирнат һәм Альбина Хикматуллиннар гаиләсе «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе һәм беренче бала туган өчен биш мең сумлык акчалата сертификатка лаек булды. Республиканың юбилей елында, 24 гыйнварда, беренче балалары кызлары Динә дөньяга аваз салды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International