ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 3 декабрь аенда Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 1600 бала туу турында акт теркәлде.

30 ноябрь көнне Мухаметшин Ильдус Ильсур улы һәм Эльмира Равил кызы гаиләсендә малай бала туган. Балага матур Ильяс исеме кушылды. Өйдә аны сеңлесе Раяна көтә.

25 ноябрьдә Апаска ил буйлап сәяхәт итүче «Россия йөрәкләре» гаилә учагы килеп җитте. Аны Кормаш авылында яшәүче Фәридә апа һәм Хәлим абый Кәримовлар кабул иттеләр, алар озак еллар туган авыл хуҗалыгында хезмәт куйдылар, быел алтын туйны каршыладылар. Бәйрәм тантанасында алар гаилә символын Каратунда яшәүче яшь пар Регина һәм Илназ Ибраһимовларга тапшырдылар.


2
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге елның унберенче аена нәтиҗәләр ясады. Шулай итеп, ноябрь аенда Мамадыш ГХАТ булегендә 16 туу очрагы теркәлгән: елның унберенче ае районыбызга 11 малай һәм 5 кыз бүләк итте.

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында республика халкы тарафыннан алты социаль министрлык өчен киләсе елга билгеләнә торган ачык максатларны һәм бурычларны сайлау буенча онлайн-тавыш бирү бара.


1
декабрь, 2024 ел
якшәмбе

Ноябрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 14 сабый теркәлде: 7 малай һәм 7 кыз. Шуларның 5 се гаиләдә беренче бала, 2 – икенче, 3 - өченче, 2-дүртенче, 2- алтынчы бала булып туган.


30
ноябрь, 2024 ел
шимбә

Рабекиннар Сергей Александр улы һәм Юлия Константин кыз гаиләсендә өченче бала булып Кира исемле кыз бала туды. Александровлар Владимир Николай улы һәм Алена Александр кызы гаиләсендә икенче бала булып, София исемле кыз бала туды. Хуснутдиновлар Рифат Ринат улы һәм Алина Рәфкать кызы гаиләсендә өченче бала, Эмир исемле ир бала туды.


29
ноябрь, 2024 ел
җомга

2024 елның 29 ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 22 гаилә парын - 50, 55 һәм 60 ел бергә яшәү юбилярларын котладылар.

ГХАТ Идарәсе белгечләре «Тургай» исемендәге 8нче балалар бакчасында «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» буенча дәрес үткәрделәр.


28
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 28 ноябрендә Чистай никахлашулар сараенда «Восток» «Чистай филиалы» КАИ федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе студентлары белән Гаилә белеме дәресе үткәрелде.

28 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда күптән түгел генә 14 яшь тулган 36 бала беренче тапкыр Россия Федерациясе гражданины паспортын алды.

Паспорт алу-олы тормыш юлында яңа мөмкинлекләр һәм җаваплылык символы булган мөһим адым.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International