муниципаль районыннан килгән «Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә учагын тапшыруның йомгаклау этабы булды. Мансур һәм Илсаяр Гайнуллиннар гаиләсе тантаналы шартларда Гаилә учагы салынган капсуланы Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльза Кадниковага тапшырды. Чарада мактаулы кунак-Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова булды.
Яшел Үзәнлеләргә мөрәҗәгать итеп, ул мондый чараларның гаилә кыйммәтләрен ныгытуда һәм сәламәт җәмгыять формалаштыруда мөһим роль уйнавын билгеләп үтте, нык гаиләләрнең тотрыклы һәм алга киткән җәмгыятьнең нигезе булуын ассызыклады һәм барысын да якыннары турында кайгыртырга, бер-берсенә ярдәм итәргә һәм уртак казанышларга шатланырга чакырды.
Тантаналы чара барышында сәхнәдә «Алтын» юбилярлар ирле-хатынлы Павел һәм Ольга Гарасимовларны, Александр һәм Людмила Любавинларны, Равил һәм Дамира Миңнуллиннарны котладылар. Гаиләләр Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Павел улы Афанасьев исеменнән Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
Яшел Үзән шәһәренең вокаль-бию коллективлары чыгышы залны җырлары, биюләре һәм гаилә традицияләре турында сөйләүләре белән тутырып, искиткеч җылылык һәм күңеллелек тудырды. Бәйрәм А.Маминаның концерты белән тәмамланды.