Ютазы районында Ватан Геройлары көненә багышланган яшь гражданнарга Россия паспортлары тапшырылды

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

ГХАТ бүлегенең теркәү залында район башлыгы Аяз Шәфигуллин тантаналы шартларда 12 яшь ютазылыга паспорт тапшырды. Аяз Әдип улы яшьләргә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, бүген үзенчәлекле көн. Россия Федерациясе Герое-дәүләт һәм халык алдындагы казанышлар өчен бирелә торган иң югары дәүләт бүләге. Аяз Әдип улы балаларга киләчәктә үз иленең лаеклы гражданнары булуларын, Ватанны яратуларын һәм барлык теләкләренең тормышка ашуларын, шулай ук Россия Федерациясе гражданинының төп документына сак карауларын, хокукларын һәм бурычларын истә тотуларын теләп, истәлекле бүләкләр тапшырды.  

Яшь гражданнар алдында Әфганстандагы сугышта катнашучылар һәм инвалидларның Татарстан иҗтимагый оешмасының Ютазы районы бүлеге җитәкчесе, Әфган сугышы ветераны Ренат Кадыйров чыгыш ясады. Ул яшь буынга тормыш юлында уңышлар теләде: “Мин сезнең илебез белән горурлануыгызны телим, ышанам ки, сез тормышта үз урыныгызны табарсыз һәм Россия файдасына эшләрсез, сезгә үз илегезне яратуыгызны һәм әти-әниләрегезне хөрмәт итүегезне телим".

Паспорт алган балалар чараның тантаналы рәвештә үтүенә бик шатландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International