Мортазиннар гаиләсен бриллиант юбилее белән котладылар

2024 елның 8 декабре, якшәмбе

Дамир Хаҗиәхмәт улы һәм Равилә Закировна Мортазиннар 60 ел тату яшәп, 8 декабрьдә үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр. 

Чистай Никахлашу сарае юбилярларны тормышларындагы матур вакыйга-брилиант туйлары белән котлады. Матур традиция буенча, ир белән хатын Чистай районының юбилярлар китабына имза салдылар. Мондый ныклы гаиләләр туганнары һәм якыннары өчен генә түгел, Чистай районының яшь буыны өчен дә гаилә кыйммәтләрен саклап калу үрнәге булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International