Чаллы шәһәренең Тантаналар сараеның «көмеш» юбилярлары

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Магановлар Александр Анатольевич һәм Екатерина Викторовна бергә яшәүләренең 25 еллык юбилеен билгеләп үтәләр, аларның Көмеш туйлары.

Ирле – хатынлы Магановларның тарихы-беренче караштан ук чын мәхәббәт турындагы тарих.

Көннәрнең берсендә Александр дусты белән танышларына кунакка килгән, аның карашы матур Екатеринага төшкән. Ул шундый игътибарлы булып күренде, нәкъ менә шул Александрны кызыксындырды да, ул кроссвордны чишкән булып чыкты. Александр тыелып кала алмады һәм, җавапны белгәнгә күрә, аңа ярдәм итәргә булды, бу сорауга җавап кроссвордта «Дуремар»сүзе иде. Һәм танышкан көннән бирле бу сүз аларның йөзләрендә һәрвакыт елмаю уята. Ирле-хатынлы Магановларның мәхәббәт тарихы шулай башлана да. Һәм менә инде 25 ел Александр Анатольевич һәм Екатерина Викторовна җан-тән белән яшиләр. Магановлар гаиләсенең яратучан улы бар, ул үзенең уңышлары белән әти-әнисен сөендерә.

Кадерле юбилярлар, без сезне тагын бер кат көмеш туй юбилее белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International