Яшел Үзән шәһәренең “Мәдәни үсеш үзәге” сәхнәсендә Кайбыч муниципаль районыннан килгән «Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә учагын тапшыруның йомгаклау этабы булды. Мансур һәм Илсаяр Гайнуллиннар гаиләсе тантаналы шартларда Гаилә учагы салынган капсуланы Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльза Кадниковага тапшырды. Чарада мактаулы кунак-Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова булды.
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә «Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә учагын Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районына тапшыру тантанасы узды.
ГХАТ бүлегенең теркәү залында район башлыгы Аяз Шәфигуллин тантаналы шартларда 12 яшь ютазылыга паспорт тапшырды. Аяз Әдип улы яшьләргә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре Казан инновацион университеты филиалының 2 курс студентлары өчен хокукый дәрес үткәрделәр.
Булачак юристлар өчен гадәти лекция урынына гаилә тематикасына багышланаган ачык диалог форматында дәрес әзерләнде.
Дамир Хаҗиәхмәт улы һәм Равилә Закировна Мортазиннар 60 ел тату яшәп, 8 декабрьдә үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр.
Чистай Никахлашу сарае юбилярларны тормышларындагы матур вакыйга-брилиант туйлары белән котлады.
Биектау районы Усады авылыннан Камашевлар, Алексей һәм Лия гаиләсендә шатлыклы вакыйга - уллары Тимофейның тууы. Алар якынча 20 ел бергә. Хәзерге вакытта 10 бала үстерәләр, аларның алтысы уллыкка алынган.
5 декабрьдә, Халыкара инвалидлар көне һәм игелек декадасы, Гаилә елы кысаларында Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, хатын-кызлар Советы рәисе Индира Сәхипова Шәйхелмардан һәм Глүсә Ризатдиновларны бриллиант туйлары белән котлады.
Магановлар Александр Анатольевич һәм Екатерина Викторовна бергә яшәүләренең 25 еллык юбилеен билгеләп үтәләр, аларның Көмеш туйлары.
Ирле – хатынлы Магановларның тарихы-беренче караштан ук чын мәхәббәт турындагы тарих.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында район мәдәният йортында «Ел гаиләсе – 2024» марафонына йомгак ясауга багышланган «Минем гаиләм-галәм» тантаналы чара узды. Бу мөһим чарага актив гражданлык позициясе күрсәткән һәм район үсешенә зур өлеш керткән күпсанлы гаиләләр җыелды.
2024 елның 4 декабрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова, Хокукый белемнәр мәктәбе кысаларында, 40 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары өчен әңгәмә-лекция үткәрде.