Кукмара шәһәренең Никахлашу сараенда гаилә тормышы юбилярларын котладылар

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Бергә яшәүнең илле еллыгы – гаилә тормышындагы иң мөһим вакыйгаларның берсе. Әлеге юбилейның символы – затлы һәм кыйммәтле металл – алтын. Ярты гасыр бергә яшәгән дәвердә парлар бер-берсенә мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык бүләк итә алганнар. Кукмара шәһәре Никахлашу сараеның тантаналар залында өч «алтын» һәм бер «зөбәрҗәт» гаилә – никах юбилярларын котладылар. Чарага Кукмара шәһәренең дүрт лаеклы гаиләсе чакырылган иде: Салават Эрек улы һәм София Мирхәбиб кызы Халиковлар; Минсабит Салих улы һәм Гөлзия Әхмәтгалим кызы Мингалиевлар; Реваль Галәветдин улы һәм Лидия Абдулла кызы Сираҗиевлар; Илсур Мансур улы һәм Равзалия Фатих кызы Гариповлар. 

Ирле-хатынлы юбилярлар, кияү белән кәләш сыман, Мендельсон маршы астында залга керделәр, мактаулы юбилярлар китабына кул куйдылар, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова кулыннан юбилей таныклыгы алдылар. Чара Кукмара районы талантлары башкаруында концерт номерлары белән үрелеп барды, бәйрәм азагында тере музыка астында юбиляр парлар туй вальсын биеделәр.  

Юбилярларны истәлекле вакыйга уңаеннан котларга Кукмара районы Башлыгы урынбасары Резеда Гаян кызы килде, ул гаиләләргә район Башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хатын, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды. Юбилярларның истәлекле вакыйгасын уртаклашырга балалары, оныклары, туганнары һәм якыннары килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International