Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Яр Чаллы Тантаналар сараенда 14 яшькә җиткән 30 чаллылыга паспорт тапшыру тантанасы булды

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Бу вакыйга белән яшүсмерләрне һәм аларның ата-аналарын шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова котлады.

Бу мөһим көнне балаларга туганнары һәм якыннары ярдәм күрсәтте. Төп документны алу хөрмәтенә тантанада катнашучылар өчен концерт программасы оештырылды һәм паспорт тарихы турында фильм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International