Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, «Ныклы гаилә» проекты һәм Гаилә елы кысаларында Сарман бала тудыру йортында яңа туган сабыйны чыгару тантанасы булды. Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Илнар һәм Айгөл Хәбибуллиннар гаиләсен уллары тууы белән котлады.
Яңа туган балага Илнат исеме бирделәр. Илнат исеменең килеп чыгышы һәм мәгънәсе турында берничә версия булырга мөмкин: ул чисталыкны һәм камиллекне символлаштыра, шулай ук Илнат исеменең мәгънәсе үҗәтлекне, үз-үзеңне камилләштерүгә омтылуны, тормышның төрле аспектлары арасында баланс табу сәләтен чагылдыра ала. Мондый исемле кешеләр ышанычлы дуслар, партнерлар була һәм гармония, дисциплинаны бәяли ала.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, хатын-кызлар советы рәисе Индира Рәис кызы Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Әмирҗан кызы Вәлишина, туганнары, якыннары җылы теләкләрен җиткерделәр.