Сарман районының яшь гражданнарына паспортлар тапшыру

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

12 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, «Без Россия гражданнары» акциясе кысаларында, Җәлил мәдәният йортында Сарман районы Җәлил бистәсенең 14 яшьлек укучыларына паспортлар тапшыру тантанасы булды. Яшь җәлилчеләргә беренче паспортларны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин тапшырды.

Паспортларның Россия Федерациясе Конституциясе көнендә тапшырылуы чарага аеруча зур әһәмият бирде. Балалар өчен бу вакыйга, һичшиксез, якты һәм әһәмиятле истәлекләрнең берсе булачак.

Үсеп килүче буынга барлык башлангычларында уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International