Якшәмбе көнне 22 декабрьдә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 12 сәгатьлек «Яңа ел белән, гаилә!» телемарафоны узачак һәм Татарстанда Гаилә елына йомгак ясалачак.
9:00 дан 21:00 гә кадәр ТНВ студиясенең туры эфирында 50дән артык бәхетле гаилә булачак, бу Татарстанның иң патриотик, музыкаль, спорт, актив гаиләләре. Эфирның үзенчәлекле кунаклары - уникаль гаилә, аның 11 Ватанны саклаучысы СВО зонасында хәрби бурычларын үти. Махсус телемарафон өчен СВО зонасында «7 көн» программасы сугышчылар белән очрашачак, хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә сәлам тапшыра һәм аларны яңа ел белән турыдан-туры эфирда алгы сызыктан котлый алачак.
Эфирда бу көнне кызыклы танышу тарихлары яңгыраячак, шулай итеп парларның берсе ТНВда «Башваткыч» программасын төшергәндә танышкан, икенче гаилә телемарафонда туйларының еллыгын билгеләп үтәчәк, чөнки алар 22 декабрьдә өйләнешкәннәр. ТНВ студиясендә бу көнне шулай ук Россия һәм Татарстан өчен мөһим Гаилә елында туган парлар һәм балалар көтелә. 100 бала «Яңа ел белән, гаилә!» телемарафонында катнашачак. Иң кечесенә нибары 6 ай.
Тамашачылар өчен ТНВның өч пары: Ассоль Мөхәммәтҗанова һәм Идел Кыямов, Светлана Звонарева һәм Илдар Кыямов, Алия Хәйретдинова һәм Иван Остроумов, шулай ук «ШАЯН ТВ» телеканалының яшь алып баручылары эшләячәк.
Гаилә бәйрәме алдыннан эфирда тамашачыларны бәйрәм кәефе, тылсым, фокуслар, бүләкләр, йолдызлы Кыш бабайлар һәм Кар кызлары, шулай ук Яңа ел музыкаль сюрпризлары көтә.
«Болгар радиосы» радиостанциясеннән 12 турыдан-туры тапшыру планлаштырылган, аның студиясенә йолдызлы кунаклар һәм аларның гаиләләре киләчәк.
ТНВның туры эфирында Кыш бабайлар парады узачак, ә көн азагында биредә «Татарстанның Халык Кыш бабае!» конкурсында җиңүчеләрне атаячаклар.
«Яңа ел белән, гаилә!» туры эфирында берьюлы берничә гашыйк парның никахларын теркәү тантанасы узачак.
«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларындагы трансляцияләрдән тыш, интернет аудитория телемарафонны ТНВ ВК рәсми төркемендә карый алачак.