Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә гаилә тормышының Энҗе юбилее узды

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

2024 елның 10 декабрендә Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда Сабировлар гаиләсенең тормыш юбилее узды.

Айдар Камил улы белән Гүзәлия Мулланур кызының гаилә муенсасында 30 ел бергә гомер итүләре, кыйммәтле бизәк сыман, озак еллар эчендә кечкенә ком бөртегеннән чын мәгънәсендә кыйммәтле асылташка әверелде. Энҗе бөртекләре сыман, һәр гаилә елы бер-берсе белән бербөтен булып берләшеп, аларның тормышларын мәхәббәт һәм наз яктысы белән яктыртты. Утыз ел бергә яшәү дәверендә юбилярлар җылы гаилә учагы булдырганнар, анда матур кызларын Линаны тәрбияләгәннәр.

Энҗе туй тантанасында ГХАТ Идарәсе белгечләре юбилярларны котладылар, аларга Мактау акты, истәлекле китап һәм Алтын туйга чакыру тапшырдылар. Айдар Камил улы һәм Гүзәлия Мулланур кызының исемнәре ГХАТ Идарәсенең Мактаулы юбилярлар китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International