Биектау районы Усады авылыннан Камашевлар, Алексей һәм Лия гаиләсендә шатлыклы вакыйга - уллары Тимофейның тууы. Алар якынча 20 ел бергә. Хәзерге вакытта 10 бала үстерәләр, аларның алтысы уллыкка алынган.
Республикада Камашевлар җиңүләре һәм төрле гаилә ярышларында катнашулары белән билгеле, шуларның берсендә "Идел өлкәсенең уңышлы гаиләсе 2023" конкурсында беренче урынны яулап алулары.
Лия хәзерге вакытта иң зур кыенлыкның берсе - яңа гаилә әгъзасының графигын көйләү. Ләкин сабыйга булган җылы хисләр барын да җиңә. Аларнын тормышларында иң зур бәхет- балалар диеп атый Лия ханым.