2024 елның 4 декабрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова, Хокукый белемнәр мәктәбе кысаларында, 40 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары өчен әңгәмә-лекция үткәрде.
Равилә Гыйльметдин кызы ЗАГС Идарәсенең ни белән шөгыльләнүен аңлатты, идарә эшенең закон нигезләренә җентекләп тукталды. Гаилә кодексы һәм гражданнарның хокукларын һәм теркәү процессын җайга сала торган гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве турындагы закон турында сөйләде.
Әңгәмә ахырында Равилә Гыйльметдин кызы укучыларның сорауларына җавап бирде һәм һәр граждан өчен хокукый белем бирүнең мөһимлеген ассызыклады.